news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апасның «Рухият» тәрбия үзәгендә «Татар азаны» һәм шигърият бәйрәмнәре булды

Апасның «Рухият» тәрбия үзәгендә «Татар азаны» һәм шигърият бәйрәмнәре булды
Фото: https://apastovo.ru

Апасның «Рухият» тәрбия үзәгендә «Татар азаны» һәм Габдулла Тукай һәм башка шагыйрьләрнең динебезгә, милләтебезгә, туган телебезгә, тынычлыкка багышланган шигърият бәйрәмнәре бик матур узды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбрә итә.

Бәйрәмдә балалар, ата-аналар һәм мөгаллимәләр барлыгы – 80 кеше катнашты.

«Балаларның матур азан әйтүләре, күңел биреп сәнгатьле итеп сөйләгән шигырьләре – барысына да мөгаллимәләрнең тырышлыгы салынган. Киләчәктә дә яшь буынны иманлы, әдәпле, әхлаклы, тугрылыклы итеп тәрбияләргә Аллаһ насыйп итсен иде», - дип хәбәр итте район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева.

news_right_1
news_right_2
news_bot