Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апасның полиция хезмәткәрләре укучыларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырды
Апас районы эчке эшләр бүлеге коллективы «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясендә катнашты. Алар ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары бүләк иттеләр. Бу хакта «Апас-информ»да Ләйлә Шиһабиева хәбәр итә.
«Акция ел саен оештырыла. Барлык хезмәткәрләр дә бу эшкә кушылды. Балаларны сөендерү үзе зур шатлык. Укучылар шатланып мәктәпкә барсыннар, тырышып укысыннар», – диде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Сафиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз