Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Апасның Морзалар урта мәктәбенә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында яңа җиһазлар кайтты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Апасның Морзалар урта мәктәбендә физика, химия, һәм биология фәннәрен тирәнтен өйрәнүгә мөмкинчелек бирүче «Үсеш ноктасы»н ачылды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева катнашты. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
Укытучыларны һәм укучыларны мәктәпкә кайткан яңа җиһазлар белән таныштырдылар, тәҗрибәләр үткәреп күрсәттеләр, мастер-класслар тәкъдим иттеләр.
«Мәктәп программасында каралган барлык лаборатор-практик эшләр өчен дә әлеге җиһазлар бик мөһим. Укытучыларга һәм укучыларга шундый мөмкинлекләр тудырганнары өчен барлык җитәкчеләргә дә коллектив исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм», - дип сөенечен уртаклашты биология, химия һәм география укытучысы Рифат Бәдретдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз