Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Апасның Кече Болгаер авылында «Дәү әниле гаилә – бәхетле гаилә» дигән кичә булды
Апасның Кече Болгаер авылында «Дәү әниле гаилә – бәхетле гаилә» дип исемләнгән истәлекле кичә узды. Гаилә елы уңаеннан оештырылган кичәдә дәү әниләре белән оныклар кунак булды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
«Дәү әниләр табиб та, укытучы да булып карады. Төрле биремнәр үтәп, зиһеннәрен дә сынады, бишек җырлары да җырлады, әкиятләр дә сөйләде, оныклары исә үзләренең шөгыльләрен күрсәтеп, осталыкларын дәлилләде. Авылыбызның киленнәре пешереп килгән ризыклар белән сыйланып, матур җырлар җырлап, бәйрәм кичәсе бер сулышта узып китте», - дип хәбәр итәләр Кече Болгаер мәдәният йортыннан.

Фото: © https://apastovo.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз