news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның Дәвеш авылында сәламәтләндерү үзәгендә мобилизацияләнүчеләрнең балалары да ял итә

Апасның Дәвеш авылында сәламәтләндерү үзәгендә мобилизацияләнүчеләрнең балалары да ял итә
"Апас-информ"

Апас районының Дәвеш авылында урнашкан «Свияга+» сәламәтләндерү үзәгендә көзге смена эшли. Биредә авыр тормыш хәлендә калган балалар сәламәтлекләрен ныгыта.

Әлеге смена «Свияга ТелеГаләме» дип атала. Биредә хәзер республиканың җиде шәһәреннән һәм районнарыннан килгән 170 бала сәләмәтлекләрен ныгыта. Шуларның уникесе - Апас районыннан. Шулар арасында мобилизацияләнүчеләрнең балалары да бар. Бу турыда «Апас-информ» хәбәр итә.

Биредә барлык шартлар һәм мөмкинлекләр дә тудырылды. Янгын куркынычсызлыгы һәм гомуми сакчыллык мәсьәләләре игътибар үзәгендә. Әлеге смена барышында балалар уку процессыннан гына аерылмыйча гына сәламәтлекләрен ныгыта. Ял вакытында балалар телевидение серләре белән дә таныша.

«Татарстанда Цифрлаштыру елына һәм Россиядә халык сәнгате елына багышлап төрле чаралар да оештырылды. Халыклар Бердәмлеге көне, Татарстан Конституциясе көнен дә билгеләп үтәчәкбез. Тәмле һәм балансланган ризык, саф һава, профессиональ хезмәткәрләрнең матур мөгамәләсе балалар күңелендә матур тәэсирләр калдырыр дип ышанып калам», - диде балалар лагере җитәкчесе Динар Галиев.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100