news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның Борнаш мәктәбендә музей бүлмәсе ачылды

Апасның Борнаш мәктәбендә музей бүлмәсе ачылды
Фото: https://apastovo.ru

Апасның Борнаш мәктәбендә музей бүлмәсе ачылды. Шулай ук Борнаш мәктәбе тарихына багышланган китап та тәкъдим ителде.Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.

Борнаш мәктәбендә узган кызыклы очрашуны оештыруда Биектауда яшәүче Олы Болгаерда яшәүче Әнсар Галиев зур өлеш кертте. Мәктәпнең 1969 һәм 1970 елгы чыгарылыш класслары кичәдә катнашып, матур һәм тарихи мизгелләрнең шаһиты булды.

«Музей бүлмәсе үзебезгә белем биргән укытучыларга хөрмәт йөзеннән эшләнде. Һәр укытучының фотосурәтен булдырырга тырыштык. Мәктәп директорларын барладык. Экспонатлар мәктәп елларын хәтерләтә. Музей бүлмәсен булдыру тәкъдимен мәктәп директоры Динә Вилдановага җиткердем. Ул бик теләп хуплап алды», - ди Әнсар абый Галиев.

Бәйрәмгә район җитәкчелеге, җирлек башлыклары һәм төрле елларда мәктәп белән җитәкчелек иткән директорлар, лаеклы ялдагы укытучылар чакырылган иде. «Апас» якташлык җәмгыяте дә кичәгә бүләкләр белән кайтып, оештыручыларны һәм балаларны сөендерде.

Кичә күп кенә истәлекләрне яңартты һәм җылы чыгышлар матур җырлар белән үрелеп барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100