news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның бер урамына татар язучысы Шәүкәт Галиев исеме биреләчәк

Апасның бер урамына татар язучысы Шәүкәт Галиев исеме биреләчәк
Фото: http://apastovo.ru/

Апаста танылган татар язучысы Шәүкәт Галиевнең 95 еллыгы уңаеннан искә алу чарасы узды. Райондашлары аны быел да зурлап искә алды. Район үзәк китапханәсе янындагы бюстка чәчәкләр салынды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Музей, үзәк китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, аны белгән өлкәннәр якты хатирәләр белән уртаклашты, истәлекләрен яңартты. Чарада Гүзәл Дәүләтшина җитәкчелегендәге Апас урта мәктәбе укучылары да катнашты. Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов районда узачак чаралар белән таныштырып узды. Шәүкәт Галиевкә багышланган, республика вәкилләре катнашындагы иң зур чара – 1 декабрьдә булачагын белдерде.

Искә алу чарасында данлыклы якташыбызның исемен мәңгеләштерү максатыннан, тиздән Апасның бер урамына Шәүкәт Галиев исеме биреләчәге дә әйтеп үтелде. Олы Бакырчы мәктәбе Шәүкәт Галиев исемен йөртә, туган авылында музей-йорты эшчәнлек алып бара. Бу хакта да тулы мәгълүматлар яңгырады.

«Шәүкәт абый Галиев 62 ел иҗат итә. Аның 60 китабы нәшер ителә. Кайбер китаплары берничә телгә дә тәрҗемә ителгән. Шәүкәт абый безнең якларда еш булды, очрашты, иҗат итте», - диде Рәмис Ногманов.

Кичәдә Шәүкәт Галиев белән якыннан аралашкан өлкәннәр дә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100