news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апасның Акхуҗа урта мәктәбе коллективы хәрбиләргә токмач әзерләгән

Апасның Акхуҗа урта мәктәбе коллективы хәрбиләргә токмач әзерләгән

Акхуҗа урта мәктәбе коллективы хәрбиләргә токмач әзерләгән. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

«Карамасар авылында яшәүче, бүгенге көндә махсус хәрби операциядәге Рәшит Сибгатуллинның тормыш иптәше Лилия ханым безгә мөрәҗәгать белән чыккан иде. Ул хәрбиләргә окоп шәмнәре өчен банкалар кирәк булачагын хәбәр итте. Укучыларыбыз бик теләп изге эшкә кушылды, шәмнәр ясау өчен тиз арада калай банкалар җыеп бирделәр. Без аларның барысын да Лилия ханымга тапшырдык. Хәрбиләр шулай ук өй токмачын бик сагыналар икән», – дип хәбәр итте Акхуҗа мәктәбе укытучысы Зөлфия Вәлиуллина.

«Бу юлы һәрберебез өй токмачы кисеп әзерләдек. Шактый гына җыелган токмачларны махсус савытларга тутырып тапшырдык. Гомумән, әлеге изге эшкә барлык авылдашларыбыз да бик теләп кушыла. Һәр хуҗалык коры аш әзерләү өчен бәрәңге, кишер, суган җыеп бирде. Әлеге яшелчәләр «Мәрҗани» мәчетендә киптерелә, коры аш итеп махсус хәрби операция зонасына җибәрелә», – дип сөйләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot