Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апасның Әҗем авылы өлкәннәренә күчтәнәчләр өләштеләр
Апас районы Әҗем авылы өлкәннәре өчен үзенчәлекле көн булды. Клубта бик зурлап өлкәннәр көне оештырылды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.
Иганәче авылдашлары, әлеге чараны оештыру тәкъдимен җиткергән Радик Шәфигуллин бәйрәмдә үзе дә катнашты.
Өлкәннәр җылы котлаулар кабул итте, җыр-моңга, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәтте. Рөстәм Асаев башкаруында матур җырлар тыңлады.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин котлауларын мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев җиткерде. Ул киң күңелле волонтерларга, актив авылдашларга Рәхмәт хатларын тапшырды. Җирлек башлыгы Ранис Әхмәтшин өлкәннәргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Өлкәннәр чәй табыны артыңда рәхәтләнеп аралашты, күңелле уеннарда катнашты. Һәр өлкән кешегә, әлеге чарага килә алмаучы өлкәннәргә дә күчтәнәч пакетлар әзерләнгән иде. Аларны иганәче Радик Шәфигуллин тапшырды.
«Авылдашлар бик канәгать булып таралды. Район җитәкчелегенә, авылдашыбыз Радик Шәфигуллинга рәхмәтебез чиксез», - ди клуб мөдире Нурания Зәйнуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз