news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апасның ЗАГС бүлеге Яңа елда беренче туу турындагы таныклык бирде

Әлеге гаиләгә районның яшь парлары тарафыннан бүләк тә бирелде.

(Апас, 14 гыйнвар, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апасның ЗАГС бүлеге Яңа елда беренче туу турындагы таныклык бирде, дип яза җирле басма.

Свияжный бистәсеннән Шәриф һәм Фәридә Шәрәфиевлар икенче кабат әти-әни булу бәхетенә ирештеләр. Бәхетле гаилә улларына Айнур дип исем бирде. Алар Яңа елда ЗАГС бүлегенә беренчеләрдән килеп, балаларының туу турындагы таныклыгын алды. Әлеге гаиләгә районның яшь парлары тарафыннан бүләк тә бирелде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot