news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апасның үзәк ял паркында ретро-концерт узды

Биредә яраткан җырчыларыбыз Фердинанд Сәлахов, Хәмдүнә Тимергалиева, Лена Бичарина һ.б. чыгыш ясады.

(Апас, 10 август, "Татар-информ", "Апастово-информ").  Апасның үзәк ял паркында ретро-концерт узды. Кич белән эштән арып кайткан халык үзәк паркка ял итәргә ашыкты, дип яза җирле басма.

Биредә яраткан җырчыларыбыз Фердинанд Сәлахов, Хәмдүнә Тимергалиева, Лена Бичарина, Ярамир Низаметдинов, Фәрит Хатыйпов, Сания Фәйзуллина, Хәйдар Сафин үзләренең кабатланмас җырларын бүләк ителәр. Яңгыр явып торуга да карамастан халык кайтырга ашыкмады, кушылып җырлады, шаулатып алкышлады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot