news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның Йомралы берләшмәсе комбайнчыларына кабат премия тапшырылды

Бүләкләнүчеләр быелгы уракта үз комбайннары белән 1000-2000 шәр тонна ашлык суктырган.

(Апас, 28 август, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). Апас районы “Урак-2018 штабы вәкилләре бу җаваплы көннәрдә даими халык арасында. Кичә алар берничә алдынгы комбайн экипажларына басуга килеп, бишәр мең сумлык кыр премияләре тапшырды, дип яза җирле басма.

Соңгы рейд-тикшерү вакытында “Свияга” агрофирмасының Йомралы берләшмәсе комбайнчылары Рамазан Гашыйгуллин белән Фәнис Мөбәрәкшин, Илгиз Зиннуров лаек булды бу хөрмәткә. Алар быелгы уракта үз комбайннары белән 1000-2000 шәр тонна ашлык суктырган. Районда бу премияне икешәр тапкыр алучылар да да бар. Агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин комбайнчылар янында булганда быелгы урак хезмәт нәтиҗәләре буенча район һәм Татарстан премияләренә лаек булу тәртибен тәфсилләп аңлаталар.

Әлмәндәр бүлекчәсе пешекчесе Ландыш Фәезова, шофер Рушан Зиннәтуллин һәм башкалар да уракның тагын бер-ике көннән тулысынча тәмамлануы өчен зур көч куялар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100