news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апасның Йомралы авылы мәктәбендә һәм балалар бакчасында укыту-тәрбия эшләрен тикшерделәр

Йомралы авылында үзара салым акчасына салынган юлның сыйфаты, уңайлылыгы урынга барып тикшерелде.

(Апас, 16 октябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ", Гүзәл Хилавиева). Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров җитәкчелегендә авыл җирлекләрендә план нигезендә тикшерүләр бара, дип яза җирле басма.

Йомралы авыл җирлегендә тикшерү эшләре локаль актларның, мөлкәткә, үзара салым акчаларының бүленешенә кагылышлы документларның дөрес алып барылышы белән танышудан башланды. Шулай ук җирлектә эшләп килүче кибеттә халыкка кирәкле товарларның әйләнешен, мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасында булып укыту-тәрбия өлкәсен, балаларны ашатуны да җентекләп тикшерделәр. Йомралы авылында үзара салым акчасына салынган юлның сыйфаты, уңайлылыгы урынга барып тикшерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot