news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның яшь спортчылары Сабада һәм Казанда үтәчәк өстәл теннисы турнирларына әзерләнә

Мәктәп спартакиадасы программасы буенча быелгы беренче зур турнирда 20 мәктәптән 75 укучы көч сынашты.

(Апас, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, “Йолдыз”, Ришат Җамалиев). Татарстанның Апас районы үзәгендә өстәл теннисы буенча мәктәп спартакиадасы программасы буенча быелгы беренче зур турнирда 20 мәктәптән 75 укучы көч сынашты. Ярышлар 3 өстәлдә Олимпия системасы буенча үтте, дип хәбәр итә районның “Йолдыз” газетасы.

Командалар беренчелегендә Апас, Каратун, Азбаба, Чүрибураш һәм Биеш командалары призлы урыннарга чыкты. Алинә Мөхәммәтҗанова, Язилә Мөхәммәдиева, Вероника Кузьмина, Салават Мәүлетов, Альмир Гайнетдинов, Тимур Галиуллин, Регина Хәмидуллина, Рамил Маннапов шәхси беренчелектә призлы урыннар яулады. Иң көчле яшь спортчылар тиздән Сабада һәм Казанда үтәчәк өстәл теннисы турнирларында Апас спорт данын яклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100