news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апасның яшь белгечләре хөрмәтләнде

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин изге теләкләре белән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды аларга.

(Апас, 3 июль, "Татар-информ", "Йолдыз", Гөлзада Гатауллина). Апасның яшь белгечләре хөрмәтләнде, ә “Электр челтәрләре“ компаниясендә яшь белгечләр шактый күп, дип яза җирле басма.

Апас егете Рафил Заһидуллин шундыйларның берсе. Ул электромонтер булып эшли, хезмәтен һәрчак намус белән башкара. Коллективта да үз кеше ул, һәрчак киңәшеп эшли. Ярдәмчел, тырыш егеткә зур өметләр багълыйлар биредә. Ул читтән торып югары белем дә ала.

Үзәк ял паркында үткән Яшьләр көнендә районның төрле тармакта хезмәт күрсәтүче бер төркем яшь белгечләре сәхнә түренә чакырылдылар. Алар арасында Рафил да бар иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин изге теләкләре белән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды аларга. 

news_right_1
news_right_2
news_bot