news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның ял-⁠сәламәтләндерү үзәгендә каникулларда 1000 бала ял итте

Шуларның 200е Апас район мәктәпләреннән килде.

(Апас, 15 август, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Дәвеш наратлыгындагы “Свияга” балалар ял-сәламәтләндерү Үзәгендә җәйге каникулларда 1000 бала ял итеп, үзенә яңа дуслар тапты, тирә-юньгә, кешеләргә, табигатькә карашын киңәйтте. Апастан 200 бала ял итте, дип яза җирле басма.

-Һәр сменада 250 баланы кабул итәргә мөмкинлек һәм шартлар булдырган Үзәк коллективы, аның директоры Хәйдәр абый Булатовка балалар һәм аларның әти-әниләре, әйдаман-вожатыйлар исеменнән бик зур рәхмәтебезне ирештерегез әле, - ди җәйге лагерь җитәкчесе Динар Галеев.

-Җәйге сезонда отрядларда әйдаман булып эшләүчеләр арасында Башкортстаннан Влада Петрова, Санкт-Петербургтан Ольга Бердникова, Чувашиядән Алексей белән Алена Даниловлар, Чиләбедән Анастасия Денисова, Мордовиядән Владимир Фролов, Буадан килгән Илфат Мөхетдинов белән Раиль Кагарманов, Апастан Эльвира Макеева һәм башкалар балалар белән бик тиз уртак тел тапты. Җәйге каникул көннәрендә һәр сменада 21-24 әр көн ял итүче балалар янына Кәрим Тинчурин театры артистлары, клоуннар циркы килде. Үзебез исә Апаска берничә тапкыр экскурсиягә бардык, балалар бигрәк тә Апас музеен күрәсе килде, андагы мамонтлар, тере почмактагы тиен-куян, ташбакаларны бик кызыксынып карадылар, истәлеккә күпләп фотога төштеләр.

Тиздән 1 сентябрь, мәктәпләрдә укулар башланачак. Апасыбызның бер йөзек кашы булып Татарстан, Россиягә танылган “Зөя” балалар ял-сәламәтләндерү Үзәге палата-аланнары, ачык спорт мәйданчыклары, туристлык сукмакларында балалар тавышы вакытлыча тынып торачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100