news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апасның йөзьяшәре гомеренең икенче гасырын ваклый

Зәйнәп әби 103 яшькә җитте.

 (Апас, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, “Йолдыз“, Гөлзада Гатауллина). Тумышы белән Сатламыш авылыннан булып, хәзер Апаста гомер кичерүче Зәйнәп әби Ибраһимовага 103 яшь тулды. Йөзьяшәр әби улы Заһит, килене Гөлфия тәрбиясендә яши, диелә Апасның “Йолдыз” газетасында.

7 бала тәрбияләп үстергән, бүген 44 онык-оныкчыгы булган әби бик зиһенле, бар нәрсәдән хәбәрдар булып яши. Зәйнәп әби тормыш иптәше Кәбир бабай белән бәхетле гомер кичергән. Бер оя балалар тәрбияләп үстергәннәр. Башлангыч сыйныфларга белем биргән Кәбир бабай бик гыйлемле, ихтирамлы булган. Аның турында сүз кузгалткач, Зәйнәп әбинең күзләре дымлана. Аны югалту белән ул һаман да килешә алмый. Үткәннәрне яхшы хәтерләп сөйли ул. Сугыш чорында һәм аннан соң күргән авырлыклар турында гыйбрәт итеп сөйли, колхозда эшләгән елларын, чордашларын еш искә ала. Бу гаиләдә балалар да бик тәрбияле, тырыш булып үсәләр. Шуңа да Зәйнәп әби аларны сөйләп туя алмый.

Йөзьяшәр әби үзенә булган хөрмәттән канәгать булып, хасиятле гомер кичерә, диелә Апас районы газетасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot