news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның ведомствоара комиссия эшенә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде

Бу атнада хокук бозуларны кисәтү ведомствоара һәм даими административ комиссиянең чираттагы квартал һәм еллык йомгаклау утырышы узды

(Апас, 22 декабрь, "Татар-информ", "Апастово-информ",  Ришат Җамалиев). Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбдуллин бу атнада хокук бозуларны кисәтү ведомствоара һәм даими административ комиссиянең чираттагы квартал һәм еллык йомгаклау утырышын үткәрде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район дәүләт идарә органнары, оешма җитәкчеләре хисаплары тыңланды, нәтиҗә ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде. Утырышта чыгыш ясаучылар ведомствоара комиссия каравына тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Фәнис Шәрәфуллин яшүсмерләр арасында хокук бозулар күләменең быел нык кимүен аерым билгеләп узды. Авыр тормыш хәлендә калучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, балигъ булмаганнар комиссиясендә махсус исәптә торучы яшүсмерләр язмышы турында ачык сөйләшү үтте.

"Төп бурычыбыз - Яңа ел бәйрәмнәрен, укучыларның кышкы каникулларын тиешле югарылыкта уздыру, барыбыз да шул бер максатка эшләргә тиеш", - диде утырышны йомгаклап, район башкарма комитеты җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100