news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның Урта һәм Югары Балтай авыллары уртасындагы сөтчелек комплексы уңышлы эшли

Горбунов исемендәге берләшмәнең иң уңышлы эшләүче коллективында яшьләр күп.

 (Апас, 18 февраль, “Татар-информ”, “Йолдыз”, Ришат Җамалиев). Урта һәм Югары Балтай авыллары уртасында тау итәгендә моннан 40 ел элек сөтчелек комплексы буларак төзелгән ферма биналары картайса да, 25 кешелек коллектив һаман яшь, дип яза районның “Йолдыз” газетасы.

Былтыр биредә зур капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Быел аны төгәлләү көтелә, фермада бер сыерлар абзары яңабаштан үзгәртеп корыла. Горбунов исемендәге берләшмәнең иң уңышлы эшләүче коллективында чыннан да яшьләр бик күп бүген. Сыер савучылар Виктория Попова, Зөлфия Биктимерова, Равия Садыйкова, Роза Хөснетдинова, Мәүлидә Һадиева, яңа туган бозаулар тәрбияләүче ирле-хатынлы Рамил белән Гөлнара Шиһаповлар, аерым төркемгә тупланган 3 айлык бозаулар үстерүче Гөлнара Зәйнуллина һәм башкалар эш нәтиҗәсе аеруча күркәм,-ди бүлекчәнең хисапчы-учетчысы Гөлсинә Кадыйрова.

Ике авыл уртасындагы фермага терлекчеләрне яңа “УАЗ” микроавтобусына утыртып Ринат Сабиров эшкә 3 тапкыр алып килә, өйләренә кайтарып куя.

Урта Балтай фермасында бу көннәрдә көнгә уртача 3 тоннадан артык сөт савыла. Бер сыерга уртача 16 килограмм сөт туры килә. Көнгә 3 тапкыр савуга күчкәннәр.

-20 елдан артык шушында эшләгәндә саламга да аптыраган еллар булгалады, хәзер дә ул чаклар искә төшсә ничек түзелгән икән дип аптырыйм. Бездәге 500 баш терлеккә җитәрлек итеп кардаларга көзеннән эскерт-эскерт салам-печән өеп куялар. Базлар да тулы. Ел ярымлык итеп сенаж-силос әзерләнгәч бу яктан күңелем бик тыныч. Фермаларда капиталь реконструкциядән соң терлекләргә азыкны миксерларда гына әзерләп, алларына механик юл белән тарата башлаячакбыз,-ди Фәнис Гарифуллин.

-Атларга эш булуы да начар түгел,-дип җөпли мөдир сүзләрен терлекләргә азык кертүче Илшат Хөснетдинов. -Минем белән көн дә үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкаручы Илгиз Һадиев, Рәмзия Гайнетдинова, Илзидә Әнварова, Рафик Гыйлфанов, Рамил Галәтдинов, Фиргать Гыйсмәтуллин, Гомәр Сабирҗанов белән тау-таш күчерерлек бүген.

Аерым айларда иң тырышларга 30 мең сумга кадәр хезмәт хакы чыга. Дәүләкигә йөреп эшләүче әниле-кызлы Роза, Адилә Салаховалар да авылыбыз горурлыгы, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100