news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның Урта Балтай авылында кичке уенга җыелдылар

Бәйрәм үзенә күрә кечкенә Сабан туен хәтерләтте.

Апасның Урта Балтай авылында кичке уенга җыелдылар
apastovo.ru/

(Апас, 8 август, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Шушы көннәрдә Апас районының Урта Балтай авылында "Кичке уен" үткәрелде. Әлеге бәйрәм кичен мәдәният хезмәткәрләре Лилия Җамалиева һәм Эльвира Җаббаровалар оештырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Кичке уен бормаланып аккан Чирмешән елгасы буенда, табигать кочагына авыл халкын, яшен, картын, бала-чагасын жыйды. Гармунчылар Хәсән Хантимеров, Мәриям Гатина, Рахип Гайфетдинов, Наил Хәбибуллин, Гөлназ Гайфетдинова, Илгиз Әхмәдиев, Рамил Шиһапов гармун сыздырды, уңган хуҗабикәләр самавыр кайнатып, чәй өстәле әзерләделәр.

Ландыш Гафурова авыл халкын бушлай татлы мамык белән сыйлады. Гөлшат һәм Илшат Камалдиновлар майда кайнар кабартмалар пешереп тордылар. Милли киемнәрдән киенгән "Рәйхан" ансамбле коллективы да чыгыш ясады. Бәйрәм үзенә күрә кечкенә Сабан туен хәтерләтте.

Югары Балтай авылы егете Ранис Мусин матур жырларын бүләк итте. Шактый олы яшьтәге Рахип абый Гайфетдиновның гармун тартып жырлавы көчле алкышларга күмелде. Бәйрәм кичен оештыручыларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Кичәне оештыруда ярдәм иткән авыл халкына мәдәният хезмәткәре Лилия Җамалиева олы рәхмәтен ирештерде, - дип сөйләде Наилә Әхмәдиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100