news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апасның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гомумроссия бәйгесендә җиңгән

Ул “Иң талантлы мөгаллим“ номинациясендә җиңгән.

Апасның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гомумроссия бәйгесендә җиңгән
apastovo.ru

(Апас, 20 март ,"Татар-информ", "Апастово-информ"). Бу көннәрдә Казан шәһәрендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы“ Гомумроссия бәйгесенең финал этабы үтте. Апас районының данын Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Шәфигуллинага яклады.  Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйгедә зона турларында җиңеп чыккан республиканың унбиш районыннан 20 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россиянең унөч төбәгеннән шулай ук 20 мөгаллим үзләренең педагогик осталыкларын күрсәтүдә көч сынашты.

Тәҗрибәле мөгаллим Гомумроссия бәйгесенең финал сынауларында ике турны да уңышлы үтеп, “Иң талантлы мөгаллим“ номинациясендә җиңү яулады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot