news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апасның Сатмыш авылында кибет янган

Биредә азык-төлекләр яраксыз.

(Апас, 6 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апасның Сатмыш авылында кибет янган, дип яза район газетасы.

Районның янгын сүндерү бүлегенә 5 июнь төнге икедә кибет януы турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр, хокук сакчылары һәм башка җаваплы хезмәтләр вакыйга булган урынга юнәлә. Ут телләре йөгәнләнә. Хәзерге вакытта күңелсезлекнең сәбәпләре ачыклана. Биредә азык-төлекләр яраксыз. Беренче фаразлар буенча янгын түбәдән чыккан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot