news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның Сабантуй аланлыгында зур ифтар ашы узды

Төркия кунагы Коръән-Хафиз Али йөрәкләргә үтеп керерлек итеп Коръән укыды, Азан әйтте.

(Апас, 10 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз", Гүзәл Хилавиева). Халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туен бәйрәм итү мәйданы яңартылды, заманча итеп төзекләндерелде. Биредә мәһабәт бина калкып чыкты. Нәкъ менә шул бинада районның 240тан артык дин кардәшләребезне берләштергән Лилия Зәйнуллина иганәчелегендә иң зур ифтар ашы узды. Ифтар мәҗлесендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Төркия кунагы Коръән-Хафиз Али катнашты, дип яза җирле басма.

Районның муллалары, остабикәләре, ветераннар Советы, мөслимәләр берлеге, ураза тотучы мөселман кардәшләр Сабантуй мәйданына җыелып, мондагы үзгәрешләрне, яңалыкларны карап йөрделәр. Аннан алар өчен әзерләнгән, сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын артына уздылар.

– Соңгы елларда районыбызда дини тормышыбыз аеруча да җанланды дисәм дә, ялгыш булмастыр. Арабызда яшьләребез дә бихисап. Район үзәгендә, авылларда ифтар мәҗлесләре елдан-ел күбрәк уздырыла. Болар барысы да район башлыгы һәм иганәчеләребез ярдәме белән эшләнә. Аллаһының рәхмәте булсын, - диде Мирхәт хәзрәт Җамалиев.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин барлык мөселман халкын изге Рамазан ае белән кайнар котлады, район яңалыклары белән таныштырды һәм сорауларга җаваплар бирде.
– Апасыбыздагы үзгәрешләр һәркайсыбызның күз алдында. Бүгенге көндә һәр авылда нинди дә булса яңалык, төзелеш эшләре бара. Район үзәгендә зур спорт комплексы һәм бассейн кулланылышка тапшыру алдында, Сабантуй мәйданын гына да нинди зур эшләр башкарылды. Шушында утырган барлык халык исеменнән, сый-нигъмәттән сыгылып торган табыннар әзерләп, зур ифтар ашы уздырган өчен Лилия Зәйнуллинага, аның гаиләсенә, туганнарына һәм коллективына олы рәхмәтемне белдерәм, - диде район башлыгы.

Мәҗлес барышында төрле мәчет муллалары Коръән аятьләре укыдылар, үтемле итеп вәгазьләр сөйләделәр, мөнәҗәтләр әйтелде. Төркия кунагы Коръән-Хафиз Али йөрәкләргә үтеп керерлек итеп Коръән укыды, Азан әйтте. Ифтар мәҗлесенә килгән һәрбер кеше тәм-томнар белән сыйланды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100