news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның район газетасы кубогына һәм призларына эстафета үткәрелде

Җиңүчеләргә “Йолдыз”ның баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева күбок, грамота һәм бүләкләр тапшырды.

Апасның район газетасы кубогына һәм призларына эстафета үткәрелде
apastovo.ru/

(Апас, 19 май, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апасның “Йолдыз” газетасы кубогы һәм призларына җиңел атлетика буенча традицион эстафета узды. Ул Бөек Җиңүнең 74 еллыгына һәм “Йолдыз” газетасының 87 еллыгына багышланган һәм Матбугат көне уңаеннан оештырылган иде.Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Биредә урта гомумбелем бирү мәктәпләре һәм төп гомумбелем бирү мәктәпләре командалары катнашты.

Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге, балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбе вәкилләре катнашты. Алар ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Шулай ук ярышның имин һәм оешкан төстә узуы өчен район үзәк хастаханәсе, район мәдәният йорты, гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләренең өлеше керде. Апас мәктәбе коллективы тәмле коймаклар, кайнар чәй белән сыйлады.

Эстафетаның баш хөкемдары Рәмис Гыйззәтов бу чараны оештыруда 26 ел катнаша. Ул быел да командаларны каршы алып, үзенең киңәшләрен бирде.

Урта мәктәпләр арасында 1 урында – Каратун, 2 урында – Табар Черкене, 3 урында - Апас мәктәбе командалары.Тугызьеллык мәктәпләр арасында беренчелек Борнаш мәктәбе кулында. 2 урында – Биеш, 3 урында – Чирмешән мәктәпләре.

Җиңүчеләргә “Йолдыз”ның баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева күбок, грамота һәм бүләкләр тапшырды. Бүләкләрнең иганәче – Ринат Миначев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100