news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның нәни йолдызчыклары “Йолдызлык”та җиңү яулады

Кечкенә сүз осталары махсус бүләккә лаек булды.

(Апас, 15 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз").  Апасның нәни йолдызчыклары “Йолдызлык”та җиңү яулады, дип яза җирле басма.

Апас мәктәбе укучылары Гүзәл Гыйниятуллина һәм Мәликә Гыйбадуллина (җитәкчеләре Гөлназ Гыйниятуллина) “Йолдызлык-Созвездие” фестиваль-бәйгесендә алып баручылар буларак чыгыш ясадылар.

Аларның чыгышларын иң элек апаслылар бик яратып карадылар. Аннан “Йолдызлык”ның зонакүләм бәйгесендә жюри тарафыннан югары бәяләнеп, кызлар Казан сәхнәсенә чакыру алдылар. Кечкенә генә, мөлаем, кыю, сәхнәнең тәмен белгән бу кызлар башкалада да югалып калмады. Алар берничә этапны үтеп, бәйгенең “Уникс”та узган гала-концертында катнашу бәхетенә иреште. Кечкенә сүз осталары махсус бүләккә лаек булды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, тагын да зуррак җиңүләрен теләп калабыз, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100