news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның Җәмигъ мәчете яңартылган

Әлеге эшләр Диния нәзарәте һәм эшмәкәрләр ярдәме белән башкарылган.

(Апас, 7 март, "Татар-информ", "Йолдыз"Ләйлә Шиһабиева). Апасның Җәмигъ мәчетендә яңадан үзгәртеп кору эшләре башкарылды. Бинаның эчке ягы матурланды, яңарды, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

– Төзекләндерү эшләрен икенче каттан башладык. Заманча, матур, зәвыклы материаллар белән эшләдек. Тәрәзәләр алмашты, җылылык системасы җайга салынды. Диварлар матурланды. Түбә яңача төсмер алды. Яңа тавыш көчәйткечләр куелды. Әле эшләр дәвам итә“, – ди район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт.

Әлеге эшләр Диния нәзарәте һәм эшмәкәрләр ярдәме белән башкарылган. “Электр челтәрләре“нең Буа филиалы җитәкчесе Айрат Җиһаншин, “Альтаир-1“ оешмасы җитәкчесе Ринат Миначевның зур ярдәме тигән. Төзекләндерүне исә районның оста куллы егетләре үз өсләренә алган.

Мәчет эчендәге музей да тулы бер тарих чыганагы булып тора. Биредә дини чыганаклардан тыш районыбызның үткәне һәм бүгенгесе дә чагылыш таба. Җыйнак кына музейда тулы мәгълүмат табып була.

– Райондашлар да үз әйберләрен тәкъдим итә. Әле күптән түгел генә кабыгына гарәп хәрефләре уеп язылган тавык йомыркасы тапшырдылар. Яшәештә нинди генә могҗиза юк, – ди мәчетнең имамы Рәшит хәзрәт Хөснетдинов.

Шулай ук мәчетнең элеккеге подвалы хәләл кафе итеп үзгәртелгән. Биредә никах, исем кушу һәм башка дини мәҗлесләрне уздырып булачак. Янәшәдә генә ял бүлмәсе урын алган. Анда дини каналлар күрсәтүче спутник телевидениесе дә эшләп тора. Ял итәр, аралашыр, утырып хәл-әхвәл сорашыр өчен дә шартлар бар, диелә район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100