news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның Әлмәндәр авылында балалар бакчасын ремонтлыйлар

Ремонт эшләрен Казанның “Стройградинжиниринг” төзелеш оешмасы егетләре башкара.

Апасның Әлмәндәр авылында балалар бакчасын ремонтлыйлар
apastovo.ru/

(Апас, 13 август, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Әлмәндәр авылының уртасына урнашкан балалар бакчасы бүгенге көндә тулысынча яңартыла. Биредә ике бригада катнашында кызу эш кайный. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Быел республикакүләм программа нигезендә безнең бакчабыз капиталь төзекләндерелә. Төзекләндерү эшләрен бер ай элек башладык. Җылылык, электр системасы, канализация юллары тулысынча алыштырылды. Түбәләр ясалды, бүлмәләр үзгәртелеп, бүлмәара ишекләр куелды. Юыну, бәдрәф бүлмәләре заманча итеп ясалды", диде балалар бакчасы мөдире Таңсылу Хафизова. 

"Уен һәм юыну бүлмәләренә җылытылган идәннәр ясалды. Шулай ук тышкы яктан да җылытылып төсле калай белән тышлана һәм матур рәшәткәләр белән тотып алына. Барлык балалар, әти-әниләр, хезмәткәрләр исеменнән район башлыгы Рәшид Заһидуллинга, төзүчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм", - диде  ул.

Казанның “Стройградинжиниринг” төзелеш оешмасы егетләре бер минут та туктап тормыйлар.

"Эшебезне җимерүдән башладык. Иң беренче коры стена калдырып сүттек, аннан менә шулай итеп матурларга керештек. Бер-ике көнлек эшебез калды. Балалар шатланып, уңайлы, матур бакчага йөрсен дип тырыштык", - диде төзелеш оешмасы бригадиры Роберт Загриев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100