news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның кайбер авылларында киләсе елда фонтаннар булдырылачак

Районда 21 фонтан гамәлдә булды, авылларда алар санын арттыру турында сүз бара.

 (Апас, 14 октябрь, “Татар-информ”, “Йолдыз”, Ришат Җамалиев). Хәзерге вакытта 5,6 мең кеше яшәгән Апас район үзәгендә, 3 мең кеше яшәгән Каратун, Биеш һәм Әлмәндәр авыл җирлекләрендәге авылларда җәйге чорда 21 фонтан тирә-юньне матурлап торды, төгәлрәге, иртә яздан кара көзгәчә аларның барысы да эшләде. Бу көннәрдә райондагы фонтаннарның барысы да су һәм электр челтәреннән өзелде. Алар кышка махсус “пирамида” япмалары белән томалана, дип яза Апасның “Йолдыз” газетасы.

Апас халкына, килгән кунакларга алар янына утырып су шавын тыңлау, туган як табигате, кешеләре белән соклану, очрашу өчен һәр фонтан янәшәсендә зәвыклы, төннәрен яктыртыла торган ял итү урыннары, утыргычлар, өстәлләр да бар. Рәсми язылышып чыккан яшь парларның хәзер фонтаннар янында истәлеккә фотога төшү йоласы гамәлгә керде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов бу шактый четерекле һәм чыгымлы эшне башкарып чыккан районның “Строймаркет” оешмасы төзүчеләренә ышанычы нык: “Район үзәгендә моннан 50 еллар элек булдырылган ял паркын да бу оешма осталары, Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, яңартты. 500 урынга исәпләнгән амфитеатрлы сәхнә, брусчатка түшәлгән һәм ясалма чирәм җәелгән сукмаклар, велосипед һәм җәяүлеләр юллары, күперләр бүген район үзәгенең йөзен танымаслык итеп үзгәртте, -диде ул. - Киләсе елда да районның берничә авыл җирлегендә фонтанлы ял итү урыннары булдырырга ниятебез бар. Моның өчен дәүләт программалары, төрле конкурсларда актив катнашу сорала. Фонтаннарны булдырганда, үзәк ял паркын яңартканда дәүләттән әнә шундый ярдәм алдык. Грантлар оттык. Киләсе елда да җиңәргә исәп...”

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100