Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апасның картлар йортында тәрбияләнүчеләргә Яңа ел күчтәнәчләре тапшырдылар
Социаль яклау идарәсе белгече Светлана Салаватуллина һәрберсенең хәлләрен сорашып, бүләкләр өләште.
(Казан, 24 декабрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләлә Сафиуллина). Бүген Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында тәрбияләнүче 23 өлкән кешегә район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе белгече Светлана Салаватуллина һәрберсенең хәлләрен сорашып, бүләкләр өләштеләр.
"Сез һәрчак безнең арабызда яшисез.Туган яклардан сезгә бик күп сәламнәр алып килдек. Якынлашып килүче Яңа ел сезгә исәнлек-саулык, бәхет алып килсен",- диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина. Туган җирләре Апастан бер капчык сәлам, күчтәнәчләр төяп килгән Апас Кыш Бабае белән Кар Кызы да барлык өлкәннәребезне киләсе Яңа ел белән кайнар котлап, изге теләкләр юллады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз