news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апасның Каратунында Фирдүс Мингазиев кубогына хоккей узды

Апас фермерлары балалар спортын үстерә.

(Апас, 4 февраль, “Татар-информ”, “Йолдыз”). Урта Биябашта ун еллар элек оешкан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фирдүс Мингазиев иганәсендә район тарихында беренче тапкыр Каратунда балалар хоккее буенча күчмә Кубокка беренче ярыш үткәрелде, дип яза районның “Йолдыз” газетасы.

Апас “Алтын алка” Боз сарае директоры Рамил Мөхетдинов, мәктәп директоры Илмас Фәхретдинов, яшь хоккейчылар, Каратун халкы һәм ярышны карарга килүче тамашачылар киң күңелле фермерга рәхмәт белдерә. Беренче уенда 3 команда катнашып, апаслылар беренче, йомралылар икенче, Каратун командасы өченче урын яулады. Җиңүчеләргә күчмә кубок, дипломнар, Мактау грамоталары, медальләр тапшырылды диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot