news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апасның Каратун авылында Фирдүс Мингазиев күчмә кубогына хоккей уеннары булды

Беренче уенда 3 команда катнашып, апаслылар беренче, йомралылар икенче, Каратун командасы өченче урын яулады.

(Апас, 30 гыйнвар, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Татарстанның Апас районы Каратун авылында Фирдүс Мингазиев күчмә кубогына хоккей уеннары булды, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

Урта Биябашта ун еллар элек оешкан “РиФ” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фирдүс Мингазиев иганәсендә район тарихында беренче тапкыр Каратунда балалар хоккее буенча Күчмә Кубокка ярыш үткәрелде. Беренче уенда 3 команда катнашып, апаслылар беренче, йомралылар икенче, Каратун командасы өченче урын яулады.

Җиңүче командаларга Күчмә Кубок, диплом-грамота, медальләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot