news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның Иске Йомралы авылында казларны йолалар буенча йолкыдылар

Каурый сибү, каз йолку, юу, каурый сыдыру, мендәр тутыру йолалары, милли уеннар чын бәйрәм рухы өстәде.

(Апас, 18 ноябрь, "Татар-информ", " Апастово-информ"). Апас районы Иске Йомралы авылында яшәүче Фаил һәм Резедә Гайнетдиновлар хуҗалыгында быел беренчеләрдән булып Каз өмәсе узды. Бу турыда җирле басма яза.

Иске Йомралы авылы клубы мөдире Резеда Гайнетдиновага Иске Әнәле, Табар-Черкене, Биеш, Болынбалыкчы, Ишеево авыллары мәдәният йортларында эшләүче хезмәттәшләре, күршеләре, авылдашлары да ярдәмгә килделәр.

Иртәдән үк бергәләшеп җыелып, эшкә тотындылар. Ишегалдында тәмле исләр таратып коймак пеште, самавырда чәй кайнады. Гармун моңы тынып тормады. Барлык йолаларны үтәп йолкыдылар казларны.

Каурый сибү, каз йолку, юу, каурый сыдыру, мендәр тутыру йолалары, милли уеннар чын бәйрәм рухы өстәде. Казларны йолкып, эшкәрткәннән соң, хатын-кызлар түшкәләрне көянтәләргә асып, авылның күрке булган “Ачу чыгышы” чишмәсенең саф суында юдылар. Һәркем тынычлык, муллык теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100