news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның Иске Йомралы авылында беренче каз өмәсенә җыелганнар

50 баш каз үстергән Гайнетдиновлар өмәне бөтен шартларына туры китереп, барлык йолаларын үтәп уздырган.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апасның  Иске Йомралы авылында яшәүче Фаил һәм Резедә Гайнетдиновлар хуҗалыгында быел беренчеләрдән булып Каз өмәсе узды. Бу хакта районның "Йолдыз" газетасы хәбәр итә. 
 
Иске Йомралы авылы клубы мөдире Резеда Гайнетдиновага Иске Әнәле, Табар-Черкене, Биеш, Болынбалыкчы, Ишеево авыллары мәдәният йортларында эшләүче хезмәттәшләре, күршеләре, авылдашлары да ярдәмгә килде. 
 
Иртәдән үк бергәләшеп җыелып, эшкә тотындылар. Ишегалдында тәмле исләр таратып коймак пеште, самоварда чәй кайнады. Гармун моңы тынып тормады.
 
 Барлык йолаларны үтәп йолкыдылар казларны. Каурый сибү, каз йолку, юу, каурый сыдыру, мендәр тутыру йолалары, милли уеннар чын бәйрәм рухы өстәде. Казларны йолкып, эшкәрткәннән соң, хатын-кызлар түшкәләрне көянтәләргә асып, авылның күрке булган “Ачу чыгышы” чишмәсенең саф суында юды. 
 
Чишмә буе да моңлы җырларга, шат авазларга күмелде. Һәркем тынычлык, муллык теләде. “Каз өмәсе” мул сыйлы өстәлләр артында дәвам итте. Хуҗабикә Резеда Гайнетдинова кунакларны тәмле “каз бәткасы” белән сыйлады. 
 
Гайнетдиновларның уңганлыгы, тырышлыгы, кунакчыллыгы һәркемне таң калдырды. Үз хуҗалыкларында алар быел 50 каз үстергәннәр. Һәрвакыт бердәм, тату булып, хезмәтне яратып, үрнәк булып яши бу гаилә, диелә хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100