news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның Иске Йомралы авылына бөркет килгән

Ул адашкан булган

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). 26 октябрьдә Апас районының Иске Йомралы авылында Альберт Габитов авылдашы, сугымчы Гомәр Хәбибуллин белән кышка куян ите әзерләп мәш килгән бер мәлдә, алар янына, уктай сызгырып, һавадан зур бер бөркет килеп төшә.

Тамагын туйдырган бөркетнең аякларындагы балдаклардан хуҗасының кем икәнлеген беләләр. Шунда күрсәтелгән адрес-телефон буенча һәм Буа зона аучылык хуҗалыгы белгече Михаил Филинга бу хакта хәбәр итәләр. 27 октябрь кичендә аның хуҗасы - егерь Валерий Курмышкин Иске Йомралыга кайтты. 9 октябрьдә элиталы Казан яны ау хуҗалыгыннан очып китеп, көчле җилдә адашкан “Бурбаш” исемле бөркет махсус сыбызгы тавышын ишетүгә, аның кулына үзе килеп кунды, дип хәбәр итә районның “Йолдыз” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100