news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның Иске Әнәле авылында яңа мәктәп-балалар бакчасы ачылды

Мәктәп 14 урынга, балалар бакчасы 15 урынга исәпләнгән.

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апасның  Иске Әнәле авылы халкы яңа уку елын зур тәэсирләр белән каршы алды, дип яза җирле газета.
 
Биредә, авылның нәкъ уртасында, клуб янәшәсендә яңа мәктәп-балалар бакчасы сафка басты һәм ишекләрен ачты. Мәктәп 14 урынга, балалар бакчасы 15 урынга исәпләнгән. Белем һәм тәрбия бирү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Спорт залы, уңайлы ашханә, янәшәдә генә балалар мәйданчыгы урын алган. 
 
Бинаны ачу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев катнашты һәм чыгыш ясады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100