news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның иң яшь командалары хоккей турнирында беренчелекне алды

Буа шәһәрендә эшләп килүче "Арктика" Боз сараеның 10 еллыгы уңаеннан Апасның 2009 һәм 2008 елгы командалары белән дусларча очрашу уеннары узды.

(Апас, 30 март, “Татар-информ”, “Йолдыз”, Гүзәл Хилавиева). Буа шәһәрендә эшләп килүче “Арктика” Боз сараеның 10 еллыгы уңаеннан Апасның 2009 һәм 2008 елгы командалары белән дусларча очрашу уеннары узды. Апас хоккейчылары яшь блуга карамастан бозда үзләрен бик иркен тоталар, бар көчләрен биреп уйныйлар.

2009 елгылар (тренеры Булат Хисамов) 5:3 белән җиңеп кайттылар. 2008 елгыларның “Медведи” командасы (тренеры Ленар Мотыйгуллин) беренче уенда 2:1, икенче уенда 8:0 белән буалыларны җиңү бәхетенә ирештеләр. Иң яхшы уенчылар Искәндәр Шагаев, Радик Галиакбәров. Уенчылар грамоталар белән бүләкләнделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100