news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның Горбунов берләшмәсендә төнлә дә эшлиләр

Тәүлеккә дүрт тапкыр кайнар азык китереп ашату да оештырылган.

(Апас, 20 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз", Гүзәл Хилавиева). Апас районы Горбунов берләшмәсе хезмәтчәннәре тәүлек әйләнәсе сыйфатлы терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. Кырда техника тавышы бер дә тынып тормый. Кичке унда Дәвеш бүлекчәсенә юл алдык. Механизаторларның аш вакыты иде. Тәүлеккә дүрт тапкыр кайнар азык китереп ашату да оештырылган. Ашап ял итеп алганнан соң һәрбер техника үз эшенә кереште, дип яза җирле басма.

 Дәвеш, Кылгына авыллары янындагы кырларны бетергәч Коштавылы янына күчәбез. Анда 380 гектар печән җире бар. 1200 баш терлеккә ел саен 3000 тонна сенаж һәм силос салабыз. Бүгенге көнгә 1000 тонна запас бар. Яңасы өлгергәнче ашатып торырга җитә. Бер сменага 500-600 тонна сенаж салына, тәүлеккә ул 1200 тонна була. Эш бара, механизаторлар тырышып эшлиләр, - диде берләшмә җитәкчесе Кәфил Гыймранов. Дәвеш фермасы янында сенаж базында өч трактор таптата. Камил Лотфуллин, Рафаэль Сабиров, Илхам Җамалиевлар бер генә минутка да туктап тормыйлар. Алып кайтып бушаткан массаны тиз арада алып менеп китәләр дә таптатып баралар. Рамил абый Гыймадиев һәрберсен санап, тәртипләп бара.

– Мин төнге сменада кичке алтыдан иртәнге алтыга кадәр эшлим. Кем ничә рейс кайтканын санап язып барам. Иртәнге биштә сводка бирәм. Кая бушатырга икәнен күрсәтәм, гомумән, тәртипне дә саклыйм, -ди учетчик Рамил абый. Төнге рейдлар дәвам итәчәк, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100