news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апасның Дәвеш балалар бакчасында “Көзге уңыш“ бәйрәме узды

Кичәгә әти-әниләр дә чакырулы иде.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Дәвеш авылы "Сандугач" балалар бакчасында "Көзге уңыш" исеме астында бәйрәм кичәсе узды. Балалар төрле яшелчәләр булып киенеп һәр яшелчәнең ничек файдалы, төрле витаминнарга бай булуы турында сөйләделәр. Бу хакта Апасның район басмасы хәбәр итә. 
 
 
Кичәгә әти-әниләр дә чакырулы иде. Бәйрәм бик күңелле узды. Балаларны шундый матур итеп киендереп, җырлар, шигырьләр, өйрәткәннәре өчен тәрбияче апаларына да бик зур рәхмәт, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot