news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның Дәвеш авылындагы мәчетендә Корбан ашына зур казанда пылау пешерделәр

Апас һәм Дәвеш мәдәният йорты үзешчәннәре, авыл мәктәбе укучылары чыгышлары, әйтелгән мөнәҗәтләре аңа бик матур дини төсмер өстәде.

Апасның Дәвеш авылындагы мәчетендә Корбан ашына зур казанда пылау пешерделәр

(Апас, 28 август, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). Апасның Дәвеш авылында “Әтиләр“ мәчетендә зур Корбан ашы үтте. Бик күпне күргән, берничә тапкыр Казан, Биләр, Изге Болгар җирләренә кадәр барып кайткан зур казанда үзәк ашханәсе пешекчеләре тәмле пылау пешергәннәр иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мәчетнең ун еллыгы уңаеннан оештырылган Корбан ашына бик тә ватанпарвәр, күңеле изгелектә булган, Россиякүләм танылган “Зөя“ балалар ял-сәламәтләндерү Үзәге җитәкчесе Хәйдәр Булатов та үз өлешен кертте. 

Дәвеш авыл җирлеге, мәктәп, балалар бакчасында эшләүче хатын-кызлар, авыл мөслимәләре мәчет эчендә һәм урамда әзерләгән зур табында 120 дәвешле һәм кайткан кунакларны сыйлады. Апас һәм Дәвеш мәдәният йорты үзешчәннәре, авыл мәктәбе укучылары чыгышлары, әйтелгән мөнәҗәтләре аңа бик матур дини төсмер өстәде.

Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, авыл имамнары һәм башка мәртәбәле кунаклар да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100