news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның чит телләр укытучысы “Ел укытучысы-⁠2018“ бәйгесенең гран-⁠при иясе булды

“Ел укытучысы-2018“ бәйгесенең зона этабына район данын якларга Апас урта мәктәбе укытучылары Марат Гомәров һәм Раилә Хәйретдинова барачак.

(Апас, 24 гыйнвар, "Татар-иинформ", "Йолдыз"). Апас урта мәктәбе базасында районкүләм “Ел укытучысы-2018“ бәйгесенең йомгаклау туры узды. Биредә беренче этапта катнашкан һәр укытучы бүләкләнде. Аларга Мактау грамоталары, Сертификат һәм чәчәк бәйләме тапшырылды, дип яза җирле басма.

Икенче этапта сыналган укытучылар бар да үз эшләренең осталары булып чыкты. Аларның һөнәри белемнәре, осталыклары, иҗади эшләүләре жюри тарафыннан югары бәяләнде.

Нәтиҗәдә, Апас урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Марат Гомәров гран-прига лаек булды. Апас урта мәктәбе укытучысы Раилә Хәйретдинова беренче урынга лаек булды. Каратун мәктәбе укытучысы Айгөл Фәйзрахманова икенче, Олы Бакырчы мәктәбе укытучысы Лилия Мөхәммәтҗанова өченче урынны алды. Табар Черкене мәктәбеннән Ильгина Яруллина, Азбабадан Зөлфия Вәлиуллина, Урта Балтайдан Зөлфия Зарипова, Зур Күккүздән Энҗе Мусаева, Чирмешәннән Зөлфия Вәлиева үз номинацияләрендә җиңүче булып танылдылар.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина һәр катнашучыга аерым бәя бирде, мактау сүзләре яудырды, киләчәктә дә уңышлар теләде.

“Ел укытучысы-2018“ бәйгесенең зона этабына район данын якларга Апас урта мәктәбе укытучылары Марат Гомәров һәм Раилә Хәйретдинова барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100