news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның Биеш мәктәбендә мини-⁠футбол турниры үтте

Район хәрби комиссары җиңүчеләргә Кубок, медальләр һәм Диплом-Грамоталар тапшырды.

 (Апас, 21 февраль, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Биеш мәктәбендә мини-⁠футбол турниры үтте, дип яза җирле басма.

Быел Россиядә Хәрби комиссариатлар, Кызыл Армия оешуның 100 еллыгы тантаналы итеп билгеләп үтелә. Бу Россиякүләм әһәмиятле хәрби-патриотик чараларда Апас хәрби комиссариаты да бик актив катнаша. 1 ай элек алар көче белән район мәктәпләре укучылары, аграр көллият студентлары арасында “Ягез әле, егетләр!” хәрби-патриотик уеннар үтте. 

Биеш мәктәбе спорт залында мини-футбол буенча ачык турнир үткәрелде. Барлыгы 11, шул исәптән Кайбыч районынннан килгән 2 командалар арасында барган бик киеренке матчларда беренче урынны Каратун мәктәбе командасы яулады. Азбаба мәктәбе командасы икенче, апаслылар өченче урынга чыкты. Район хәрби комиссары җиңүчеләргә Кубок, медальләр һәм Диплом-Грамоталар тапшырды.

-Тиздән район яшьләр эше һәм спорт комитеты белән бергәләп өстәл теннисы һәм хоккей буенча да ачык район спорт ярышлары үткәрергә җыенабыз,-ди хәрби комиссар Илшат Паймурзин. -Барыгызны да бу спорт бәйрәмнәрендә актив катнашырга чакырабыз һәм Апас белән кайбычлыларны Ватан сакчылары көне белән ихластан котлыйм! 

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100