news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апасның Биеш авылында бадминтон ярышлары узды

Ярышларга килүчеләр Биеш мәктәбе җитәкчелегенә дә зур рәхмәт әйтте, ярышлар оешкан төстә, барлык шартын туры китереп узды.

(Апас, 15 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районы Биеш авылында бадминтон ярышлары узды, дип яза җирле басма.

Дәүләт программаларына нигезләнеп, 4 ел элек бадминтон белән шөгылләнү, ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен Биеш мәктәбенә махсус җиһазлар кайтарылган иде

Биредә әледән-әле ярышлар узып тора. 7 апрельдә Биеш мәктәбе спорт залында укучылар арасында районкүләм бадминтон ярышлары узган иде. 14 апрельдә биредә хезмәт коллективлары җыелды.

Ярышларга килүчеләр Биеш мәктәбе җитәкчелегенә дә зур рәхмәт әйтте, ярышлар оешкан төстә, барлык шартын туры китереп узды. Хатын-кызлар да, ир-атлар да үзләренең хезмәт коллективлары өчен тырышты, беренчелек өчен көрәште.

news_right_1
news_right_2
news_bot