Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апасның берничә урамын язгы ташу баскан
Мирный урамында яшәүчеләрнең ишегалдыннан аккан су мунча-сарайларына кергән, базларына төшкән.
(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсенә язгы ташу төшкән. Бистәнең Мирный урамында яшәүчеләргә табигать бәла-казасы аеруча да зыян салган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Апаста яшәүче Әнисә Салаватуллина хәбәр итте.
“Төп нигезебезгә су төшкән. Ярый әле әни үзе өйдә юк, мәһшәр монда, – диде Әнисә Салаватуллина. – Ташу ел саен керә безгә. Әнинең өе урамның аскырак өлешендә урнашкан. Калган йортлар өстәрәк. Төшкә кадәр энем барып килгән, барысы да әйбәт, су үз юлыннан ага иде,ди. Көндезге берләр тирәсендә барса, мәһшәр! Менә әле үзем дә шуннан кайттым. Сарай су астында. Базда бәрәңгеләр йөзеп йөри, мунча аркылы да су ага. Тавыклар кайдадыр – аларны күрмәдек тә әле. Әнинең көздән утырткан викторияләре, бакчага салган тиресләре барысы да агып киткән. Әле ярый үзе күрми, иртәгә төнгә генә кайта. Аңа кадәр ничек тә рәткә китерергә иде дип торабыз”, – диде кызы.

Язгы ташу китергән зыян турында тулырак “Интертат.татар” электрон газетасыннан укый аласыз.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз