news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның батыр әниләре Мәүлид ашында хөрмәтләнде

Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты.

(Апас, 28 ноябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләлә Сафиуллина). Апасның “Рамазан” мәчетендә Мәүлид ашы узды. Апасның тәрбиягә бала алучы батыр әниләре һәм мөслимәләр мул сыйлы табыннар артына җыйналдылар. Мөслимәләр үз баласыдай якын күреп кеше баласын чын йөрәкләре белән тәрбияләүче әниләргә зур рәхмәтләрен әйтеп, изге теләкләрен җиткерделәр, дип яза район газетасы.

Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты.

– Бала ата-анасы хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел. Ул һәрчак ата-ана назына мохтаҗ. Башка кан баласын үз баласыдай якын күреп, тәрбияләү ул чын батырлык. Үз әти-әнисеннән ала алмаган җылыны аларга сез бирәсез. Бик изге һәм зур эш башкарасыз. Ходай сезгә сабырлык, исәнлек-саулык бирсен, - дип үзенең изге теләкләрен юллады ул.
Мирхәт хәзрәт Җамалиев әниләрне изге бәйрәмнәр белән котлап, балаларны дин белән тәрбияләргә киңәш бирде.

– Безнең бу ай иң изге Мәүлид ае. Һәм шулай ук газиз әниләребез бәйрәме дә. Шул уңайдан мөслимәләребез белән уйлаштык та Апасның тәрбиягә бала алып, үз балаларыдай якын күреп үстерүче батыр йөрәкле әниләрен изге бәйрәмгә чакырырга булдык. Апас буенча алар безнең тугызау, – диде башлап йөреп оештыручы район мөслимәләре берлеге рәисе Рәмзия Гыйльманова.

Кичә вәгазь, мөнәҗәтләр әйтү белән дәвам итте, илгә-көнгә тынычлык теләп догалар кылынды. Апасның батыр йөрәкле әниләренә биредә катнашкан һәркем рәхмәт әйтеп, теләкләрен җиткерде. Бәйрәм уңаеннан аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100