news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаслыларга Йошкар-Оланың "Лазер медицинасы үзәге"ндә бушлай операция ясыйлар

Хастаханә җитәкчелеге Йошкар-Оланың "Лазер медицинасы үзәге" белән күзгә операция ясау турында килешү төзегән.

(Апас, 7 февраль, “Татар-информ“, “Йолдыз“, Гөлзада Гатауллина). Декабрь аеннан башлап Апас хастаханәсендә һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә Казаннан күз табибы килеп хезмәт күрсәтә һәм кирәк авыруга түләүсез операциягә юллама да бирә, дип яза районның “Йолдыз” газетасы.

Республиканың “Халыкка медицина ярдәме күрсәтү“ үзәгенә түләүсез операция ясау өчен квота бирелә. Республика буенча чират зур, бирелгән квота җитми.

Район хастаханәсе җитәкчелеге Йошкар-Оланың “Лазер медицинасы үзәге“ белән килешү төзегән. Шул килешү нигезендә, белгеч тә сораганнар. Күз табибы Руслан Миңлебаев хәзер һәр атнаның пәнҗешәмбесендә килеп авырулар кабул итә, диагностика үткәрә. Кемгә операция кирәклеген билгели. Бернинди чикләүләр юк. Һәм билгеле бер көндә операциягә алып китә.

Күз табибы Руслан Миңнебаев Апас халкын үз итеп өлгергән инде. Һәр күрсәткән ярдәменә сөенә ул:

– Декабрь аенда эшли башлаган идем. Йошкар-Олага барып дүрт апаслы түләүсез операция ясатты инде. Глоукома, катаракта, шикәр авыруы белән авыручылар бу өстенлектән файдаланалар.

Операцияләре уңышлы чыкты, берникадәр вакыттан соң икенче күзләренә дә ясатачаклар, чөнки ике күзгә берьюлы ясалмый. Кыйммәтле “Луцентис“ уколы түләүсез булганга да күпләр гаҗәпләнә. Чөнки килешүдә шулай каралган, – диде күз табибы, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100