news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаслылар ярминкәдән кубок алып кайтты

Башкалада мәгариф оешмаларының көзге ярминкәсе узды.

(Апас, 20 октябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас аграр көллияте коллективы ярминкә мәйданын иң матур бизәүче булып танылды. Алар республика җитәкчелеге тарафыннан югары бәя дә алдылар һәм коллектив ярминкәдә актив катнашкан өчен Рәхмәт хатына, иң яхшы бизәлеш өчен Дипломга, кубокка лаек булды. Шулай ук Апас районы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 

Биредә район мәгариф хезмәткәрләре дә актив катнашты. Кызыл Тау, Зур Куккуз урта мәктәпләре, "Сәләт" балалар иҗат йорты һәм аграр көллият коллективлары үз җирлекләрендә үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, икмәк һәм әлеге икмәктән пешерелгән ризыклар белән сәүдә иттеләр.

Биеш, Табар Черкене, аграр көллият коллективлары төрле милләт вәкилләренең дуслыгын чагылдырган чыгышлар белән сатып алучыларга бәйрәм кәефе өстәде. “Сәләт“ балалар иҗат йорты фотога төшү мәйданчыгы оештырып, күпләргә күңелле, истәлекле мизгелләр бүләк итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot