news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаслылар йөзү ярышларында сынаштылар

Су юлына 30га якын катнашучы чыкты.

(Апас, 6 ноябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас йөзү бассейнында район оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре арасында йөзү буенча ярышлар оештырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Спорт чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты. Ул барлык катнашучыларны Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрикләп, ярышларда уңашларга ирешүләрен теләде.

Су юлына 30га якын катнашучы чыкты. Хатын-кызлар ирекле стильдә 25 метр, ирләр 50 метр араны үтәргә тиеш булды.

Нәтиҗәдә, ир-егетләр арасында беренче урынны Рамил Имаметдинов, Ранис Сафиуллин, икенче урынны Айдар Сибгатуллин, Салават Гарифуллин, өченче урынны Илшат Кәлимуллин яулады.

Хатын-кызлар арасында беренче урынга Регина Таһирова, Зилә Шәфигуллина, Венера Габдрахманова, икенче урынга Эльвина Камалетдинова, Азалия Хөснетдинова, өченче урынга Эльвира Салаватова лаек булды.

Барлык җиңүчеләргә Грамоталар һәм медальләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100