news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаслылар терлекчелек өлкәсенә багышланган лекция тыңлады

Бу семинар-укуда 100 кеше катнашты.

(Апас, 23 март, "Татар-информ", “Йолдыз", Ришат Җамалиев). “Зөя” агрофирмасы җитәкчелеге Апаска “Татарстан сөт җитештерүчеләр Берлеге” генераль директоры Денис Пироговны чакырды. Казан кунагы катнашында 1200 баш сыерга исәпләнгән Кормаш мега-фермасы конференция залында агрофирма бүлекчәләре идарәчеләре, белгечләр, ферма мөдирләре һәм сыер савучылар терлекчелек тармагындагы яңалыклар, сөт сыйфаты, аны җитештерү, сатып алу бәяләренә багышланган лекцияне кызыксынып тыңлады. Бу семинар-укуда 100 кеше катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, район ветеринария идарәсе баш мал табибы Марат Фәтрахманов бу чарада катнашучыларны кызыксындырган һәр сорауга төпле җавап бирде, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

- Безне иң борчыганы яңа туган бозауларны төгәл исәпкә алу эшенең тиешенчә булмавы, - диде үз чыгышында Ильяс Заһидуллин. - Табигатькә каршы килеп булмый - гадәттә яңа туган һәр йөз бозауның яртысы тана бозаулары. Аларны беренче көненнән үк бик хасиятләп тәрбияләсәң генә тана бозаудан яхшы сыер чыга. Анасы яки атасы ит яки сөт юнәлешле булган очракта аларны беренче айда ук аерым төркемнәргә тупларга кирәк, югыйсә, терлекчелек тармагын зур куркыныч астына куячакбыз.

- Һәр бозауның үз паспорты, үсеш этапларында ветеринария карточкасы булырга тиеш, технологиянең төп таләбе бу,- дип үз фикерен җиткерде агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов. - Яңа туган бозауга иң ким дигәндә 10 көн әнисенең угыз сөтен генә эчәргә ярый. Бу таләп сакланмаса бозауның иммунитеты какшый, төрле авыруларга тиз бирешә башлый. Сөтне арттырабыз дип беребезгә дә алдагы көнебезне онытырга ярамый.

- Күпьеллык тәҗрибәдән чыгып, яхшы сыерның бер тәүлектә 100-120 литрга кадәр су эчүе билгеле. Сөт ясалганда бу иң беренче нигез һәм алшарт. Аларның организмы шулай, моны беркем үзгәртә алмый. Сыерны ташлатканда, бозаулауга әзерләгәндә бүген инде искечә яшәп тә, эшләп тә булмый. Бу элементар технологик таләпләрне үтәмәүче районның сөтчелек тармагы тамырын корыта, - дип дәвам итте районның баш мал табибы. - Таможня берлеге таләпләре бик катгыйланды, беренче июльдән сөтне сатып алу бәяләре тәртибендә, таләпләрдә зур үзгәрешләр көтелә. Лейкозлы сөт җитештерүчеләр исә ярык тагарак каршында калырга мөмкин. Көтүне яңабаштан инвентарьлаштыру, авыру, аз сөтле, лейкозлы сыер-таналарны аерым тәрбиягә кую, шикле сөтне аерым саву, тапшыру кебек яңалыкларга әзер булып торыйк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100