news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаслылар солдатка алынган республика егетләренә бүләк ясаган

Көзге чакырылышта Апас районыннан 36 егет хәрби хезмәткә китәчәк.

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ“, “Йолдыз“, Гөлзада Гатауллина). Апас һәм кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район администрациясе вәкиле Ленар Хантимеров һәм җирле артистлар Казан шәһәрендәге “Патриот“ хәрби җыелу пунктында булып кайттылар, дип хәбәр итә apastovo.ru сайты.

Залда утырган 500дән артык егет өчен артистларыбыз үзләренең җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Ленар Хантимеров район башлыгының мөрәҗәгатен укыды, хәерле юл, исәнлек теләде. Концерт булачак солдатларга бик ошады, алар кушылып җырладылар да, биеделәр дә. Кайберләре сиздермичә генә күз яшьләрен дә сөртеп алдылар. Райондаш егетләр сәхнәгә менеп төрле уеннарда да катнаштылар. Армиягә баруның үзләре өчен зур горурлык булуын әйттеләр. Бер райондаш егетебез үзен Ерак Көнчыгышка җибәрүләрен сораган. Очрашу истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

“Исән-имин хезмәт итеп кайтыгыз, изге хәбәрләрегез белән генә сөендереп торыгыз“, – дип озатып калдык без юлга кузгалучы солдатларны.

news_right_1
news_right_2
news_bot