news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаслылар республикакүләм самбо ярышларында катнашты

Апасның яшь спортчылар командасы авыл районнары командалары арасында икенче урынны яулады.

(Апас, 15 февраль, "Татар-информ", "Йолдыз"). Норлатта республикакүләм самбо буенча ярышлар узды. Биредә Апастан Илгизәр Вәлиуллин җитәкчелегендә самбо серләрен өйрәнүче 2001-2002 елгы яшүсмерләр катнашты, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

Яшь спортчылар командасы авыл районнары командалары арасында икенче урынны яуладылар. Әлфия Светлакова, Ләлә Имаметдинова үз үлчәү категорияләрендә өченче урынны яуладылар. Шулай ук Әлфис Минһаҗев, Индира Хәсәнова, Айрат һәм Рифат Галиәкбәровларның да җиңү өчен керткән өлешләре зур булды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot